Биш килолы сабый туган

Бәхетле әти-әнине котлыйбыз! 

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының  Телеграм-каналыннан.БР Сәламәтлек саклау министрлыгының  Телеграм-каналыннан.
Фото:БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Телеграм-каналыннан.

Уфаның 8 санлы бәби тудыру йортында авырлыгы биш килограммлы сабый дөньяга килгән. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә. Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, сабыйның авырлыгы – 5000 грамм, буе – 62 см.

“Җиңү көне алдыннан 8 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең бәби тудыру йортында чын батыр, булачак Ватанны саклаучы туды. Малай нык һәм сәламәт булып үссен!” – дип язган министрлык җитәкчесе. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас