Өендә 140 мина тапканнар

Корал  Бөек Ватан сугышы вакытыннан калган.

Орел өлкәсендә бер пенсионерның үлеменнән соң йортында 140 мина тапканнар. Мәгълүмат чараларында язуларынча,  бу хәл Берёзовка авылында булган.  Ачыклаунынча, үзенең үлеменнән соң 70 яшьлек абзый бай “мирас” калдырган. Йорт подвалында 82нче калибрлы миномет миналары тутырылган 14 тартма тапканнар, барлыгы 140 боеприпас.

Мәрхүмнең шулкадәр снарядларны ни өчен саклавын инде белеп булмаячак. Әмма бу кадәр коралдан Берёзовканың күккә очу куркынычы булган. Шартлату буенча белгечләр миналарны юкка чыгарырга карар кылган. Моны торак пункттан ерак түгел басуларда эшләргә уйлаганнар. Чөнки миналарны еракка күчерү хәвеф белән янаган.   

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас