Әзербайҗан белән Әрмәнстан дуслашырмы?

Ике илнең чит ил эшләре министрлары Джейхун Байрамов белән Арарат Мирзоян АКШның Вашингтон шәһәрендә очраштылар.

Әзербайҗан белән Әрмәнстан дуслашырмы?Әзербайҗан белән Әрмәнстан дуслашырмы?
Әзербайҗан белән Әрмәнстан дуслашырмы?

Алар соңгы тапкыр 2022 елның 1 маенда очрашканнар иде.

Бу очрашуга Лачин коридорындагы вакыйгалар сәбәпче булды. 23 апрель көнне Әзербайҗан Әрмәнстан чигенә үзенең контроль-үткәрү пунктын урнаштырды һәм Карабах белән Әрмәнстан арасындагы хәрәкәтне чикләде.

Әзербайҗанның беръяклы гына блокада ясавына Әрмәнстан белән бергә Русия, АКШ һәм Франция ризасызлык белдерде. Бу өч ил 1992 елдан бирле Карабах конфликтында тынычлык урнаштырырга тырышучы Минск төркеменә керә.

2022 елның 12 декабрендә Лачин коридорында әзербайҗан эколог-активистлары акциясе белән дә хәрәкәт блокадаланды. Бу акциянең азагы юк, шуңа да хәрәкәт кайчан тергезелер – билгесез. 22 февральдә БМОның халыкара суды Баку шәһәренә әлеге маршруттагы юлны бушатырга боерып карар чыгарды, әмма Әзербайҗан властьлары бу карарны күрмәмешкә, ишетмәмешкә салыша.

Әлеге очрашу вакытында ике илнең министрлары Лачин коридорында КПП шартларында яңача яшәү, хәрәкәт итү турында сөйләшкән. Хәрәкәтне чикләү Таулы Карабахта яшәүче әрмәннәрне гуманитар ярдәмсез калдырачак.

18 апрельда Әрмәнстан президенты Пашинян Әзербайҗанның территориаль тулылыгын таныйбыз дип белдерде. Шулай итеп, Әрмәнстан Таулы Карабахны үзенә кайтара алмавын таныды, Әзербайҗан конфликтның башында ук шуны таләп иткән иде. Тик Таулы Карабахта яшәүчеләр КПП урнаштыру белән килешмиләр, яшьләр тыныч акциягә чыкканнар, КППны алуларын таләп итәләр.

daily-go.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас