Иран хезмәттәшлек яклы

АКШ Иранны күпме генә изоляцияләргә тырышса да, уңышка ирешә алмады: күп илләр, әйтик, Кытай, Русия аларга дусларча кулын сузды.

tehnowar.ru Иран хезмәттәшлек яклыtehnowar.ru Иран хезмәттәшлек яклы
Иран хезмәттәшлек яклыФото:tehnowar.ru

Иран да БРИКСка кушыла. Бу турыда Иран Ислам Республикасы президенты Эбрахим Раиси белдергән.

“Дөнья күп полярлы булырга тиеш. Иран бу вакыйгадан читтә калмаячак”, – ди ул. Шанхай хезмәттәшлек оешмасына кергәннән соң алар БРИКСка керергә дә гариза бирде. Алар дөньяның бер полярлы булуына каршы булуларын әйтә: АКШ кына дөнья белән идарә итәргә тиеш түгел.

ШОСка керү аларга халыкара базарга юлны ачкан. АКШ Иранны күпме генә изоляцияләргә тырышса да, уңышка ирешә алмады: күп илләр, әйтик, Кытай, Русия аларга дусларча кулын сузды. “Безнең белән хезмәттәшлек итәргә теләгән бөтен илгә дә кулыбызны бирәбез, - ди Раиси әфәнде. – Иран бөтен дәүләтләр белән дә конструктив мөнәсәбәткә риза”.

Чыганак:

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас