Хәтерләре кыска...

“Варшава шәһәре Русиядән репарация таләп итәргә мөмкин”, - дип белдерде Польша. Ә бит совет армиясе 1944-1945 елларда Польшаны нацист илбасарларыннан азат иткәндә  бу яуларда 600 мең яугирен югалтты. 

orientjournal.ru Хәтерләре кыска...orientjournal.ru Хәтерләре кыска...
Хәтерләре кыска...Фото:orientjournal.ru

 

Польша башта Германиядән, аннан Русиядән сугыш аркасында күргән зыяннарын түләтергә хыяллана башлаган. Алар башта Берлин шәһәреннән икенче бөтендөнья сугышы вакытында салынган зыян өчен  1,3 триллион доллар акча түләтергә уйлый. Германия властьлары берничә тапкыр инде Польшага мондый акча түләмәячәкләре турында кисәтеп килделәр. Берлинда инде ул репарацияне күп түләүләре турында әйтәләр.

Польша сәясәтчеләре Русиядән дә акча таләп итәргә тәкъдим итә. Бу тәкъдимне былтыр сентябрь аенда Польша президенты Анджей Дуда да хуплады, октябрь аенда исә Чит ил эшләре министрлыгына Мәскәү салган зыянны санарга кирәк дип хәбәр иттеләр.

Русиядә бу сүзләрне сафсата дип кабул иттеләр һәм көлкегә алдылар. Бу таләпләр берсе дә акылга сыймый һәм сәяси фантазия исәбенә керә. Польша эчке сәяси проблемаларын “тарихи ревизиялар” исәбенә хәл итмәкче. Кремльдә бу сүзләрне “сәламәт булмаган сәяси экстремизмга” тиңләделәр.

Нәкъ совет армиясе 1944-1945 елларда Польшаны нацист илбасарларыннан азат итте бит. Советлар Союзы бу яуларда 600 мең яугирен югалтты. Сугыш тәмамланганнан соң да CCCР Польшага бик күп ярдәм күрсәтте: совет белгечләре дистә меңләгән шартлаткычны зарарсызландырды, күперләр, юллар салды, җимерелгәннәрен тергезде. Халыкка гуманитар ярдәм күрсәтелә, азык-төлек, күмер һәм керосин җибәрәләр.

Полякларның хәтерләре кыска булуы, кызганыч, әлбәттә...

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас