

Бу турыда 2 майда Ак йортның сәркәтибе Карин Жан-Пьер брифингта белдерде. Президентлары Джо Байден исә конгресс белән дефолтны булдырмау турында сөйләшүләр алып бармый икән. “Дефолтны булдырмау – конгрессның конституцион бурычы”, - дип белдергән ул. Элеккеге президент – Дональд Трамп чорында дәүләт бурычының лимиты өч тапкыр артып киткән иде”, – дип сөйләгән сәркәтиб.
Джо Байденның дефолтны булдырмас өчен тырышмавы ил тарихында беренче тапкыр дефолтка китерергә мөмкин. Казна буенча конгресс идарәсе, дәүләт бурычының чиген тагын бер тапкыр күтәрсәләр дә, 2023 елның җәендә дефолттан качып котыла алмаячакбыз дип исәпли.
АКШ белән Европа бурыч сазлыгына батты, үзләренең бурычларын түли алмый башладылар. Белгечләр әйтүенчә, Американың дефолты дөньядагы 90 процент банкларны юкка чыгарачак. Үзе артыннан Америка Евросоюзны да упкынга өстерәячәк.
Белгеч Василий Олейник әйтүенчә, Италия белән Испания банкротлык чигендә тора. Алар артыннан Евросоюзның башка илләре дә җимерелеп төшәчәк.
Русиягә исә зур бәла-казалар янамый, ди ул. Чөнки Русиянең тышкы бурычы ул кадәр зур түгел.