

Ире һәм 5 баласы бар.
Хәлимә Якоб – Сингапур дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Сингапурда беренче хатын-кыз президент. Ул бу вазифада 2017 елның 14 сентябреннән бирле эшли. Хәлимә ханым башка кандидатларны сайлауга кертмәгәч, автомат рәвештә президент булып билгеләнгән. 2013 елның гыйнварыннан 2017 елның августына кадәр Сингапур парламенты рәисе булган. Бу хакта «Википедия» сайтында язылган.
Ул, президент сайлауларында катнашу өчен, парламент рәисе вазифасыннан киткән.
Хәлимә Якоб 1954 елның 23 августында туган. Әтисенең чыгышы белән Һиндстан тамырлары бар. Әнисе Малайзиянеке. Хәлимәгә 8 яшь булганда, әтисе үлгән. Әнисе аны ялгызы үстергән.
Ире һәм 5 баласы бар. Дине буенча мөселман.
2018 елның 13 ноябрендә Русия Президенты Владимир Путин Сингапурда Хәлимә Якоб белән очрашкан иде. Бу турыда Кремль сайтында язылды. Алар Истана сарае каршындагы мәйданда очрашкан.
Аннары сарайда – Сингапур Президенты резиденциясендә – Русия башлыгы мәртәбәле кунаклар китабында язма калдырган, диелә хәбәрдә.
Фото: Татаринформ, thailand-news.ru