

Федераль хәвефсезлек хезмәте Кырым башлыгы Сергей Аксеновка һәм ярымутрауның башка җитәкчеләренә Украина Оборона министрлыгының Баш разведкасы идарәсе тарафыннан әзерләнгән һөҗүмне булдырмый калган. Аксенов белән беррәттән парламент спикеры Владимир Константиновка, Ялта мэры Янина Павленкога да хәвеф янаган. Террористик актларның оештыручысы дип Зеленский офисының начальнигы урынбасары Роман Машовецны атыйлар. Терактлар әзерләү эше буенча Кырымда Украина агентлары төркеме әгъзалары, Русия һәм Украина гражданнары Виктор Подвальный, Александр Литвиненко, Сергей Кривошеин, Константин Евмененко, Игорь Зорин һәм Сергей Войнаровски тоткарланган, шулай ук Русиягә зыян китерү чараларны кайтаруда катнашлыгы булган Украина һәм Болгария гражданины Петранов кулга алынган.
Тоткарланучыларда куллануга әзер 5 бомба, электродетонаторлар, радиоэлемтә ярдәмендә идарә итүче механизмнар, күзәтү өчен трекерлар тапканнар. Моннан тыш, Болгариядән Төркия һәм Грузия аша узучы шартлаткыч матдәләр контрабандасы каналын ачыкланганнар. Аны Украинаның махсус хезмәтләре оештырган. Бомбаларны электр плитәләренә яшергән булганнар.
Чыганак: lenta.ru