15 яшьлек егет белән 12 яшьлек кыз сөешкән

Иртәрәк түгелме икән?

krutayakurtka.rukrutayakurtka.ru
Фото:krutayakurtka.ru

Владивостокта яшәүче 15 яшьлек үсмер  аңа 12 яшьлек  кыз белән җенси мөнәсәбәтләргә керергә тыйган очракта  үз-үземә кул салам дип янаган.

Mash Телеграм-каналы язуынча, балалар 4 ай элек танышкан һәм бер атнадан (!) җенси мөнәсәбәтләргә кергәннәр. Кызның әнисе, бу хакта белеп калгач, үсмергә барып,  кызым белән йөрмә, дип үтенгән. Полициягә мөрәҗәгать итсәгез, без үз-үзебезгә кул салабыз  дип, үсмер кызның әнисен куркыта башлаган.

Әмма кайсыдыр моментта кыз бала үзе үсмер белән араны өзәргә карар кыла, әмма хушлашу кичендә егет, пычак белән янап, кызны бик каты тукмый. Бу хәлдән соң инде ана кеше полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер 15 яшьлек үсмергә җинаять эше яный.

Харап заманалар китте... Балалар ата-анасын суицид белән куркыта, күрәләтә шактый иртә җенси мөнәсәбәтләргә керә... Ходай сакласын инде, балаларыбыз иманлы, тәүфыйклы, кешелекле һәм кечелекле  булып үссеннәр иде.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас