Ваннага утырып юлга чыккан

Машинасы булмыйча җәяү йөрисе килмәдеме икән?

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Краснодар краенда яшәүче ир авылы  урамнарыннан  моторлы ваннага утырып узган. Бу хәл Крылов районында  1 майда теркәлгән. “Юл-патруль хезмәткәрләре кулдан ясалган транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашуын тыйган”, – диелә Кубань Дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналында.

Двигателе һәм Suzuki скутеры корпусының аерым детальләре ваннага эретеп ябыштырылган. Үзе ясаган “транспорт” белән идарә итүче  теле әйләнмәгән ир лаякыл  исерек булган. Вакыйга урынында да, дәваханәгә барып  та медицина тикшерүе  үтүдән баш тарткан.

Иргә карата  административ хокук бозу турында протокол төзегәннәр. 

Русча әйткәндә, "голь на выдумку хитра". Кем белә, хәмер капкаларга яратмаса, бәлки, бу ир Кулибин дәрәҗәсендәге уйлап чыгаручы була алыр иде... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас