

“Милли лотерея” дәүләт лотереялары бренды Башкортстанда 2023 елда “Мечталлион” бәйрәм тиражында бер миллион сумнан артык акча откан ике миллионерны эзли. Бу хакта төбәкнең федераль почта хезмәте бүлекчәсендә хәбәр итәләр.
“Билет телефон номерына бәйләнгән булса, җиңүче акча отуы турында смс-хәбәр ала. Безнең хезмәткәрләр миллионерларга шалтыратып, акчаларны ничек алырга икәнлеген аңлаталар. Билет телефон номерына бәйләнмәгән булса, бәхетлеләрнең безнең белән үзаллы элемтәгә чыгуларын көтәргә генә кала”, – дип аңлаталар “Милли лотерея”ның матбугат хезмәтендә.
Ике билет та Русия Почтасы бүлекчәләрендә сатып алынган. Берсе былтыр Уфада (Аксаков урамы, 60 санлы йорттагы бүлекчә) 13 декабрьдә сатып алынса, икенчесе – Ишебмайда (Губкин урамындагы 50 санлы йортта) 31 декабрьдә.
“Без түземсезлек белән бу җиңүчеләрне көтәбез. Әгәр кемдер сезгә лотерея билеты бүләк иткән яисә сез үзегез сатып алып, бу хакта оныттыгыз икән, аны табып тикшерегез. Бәлки, нәкъ сез миллионер булгансыздыр да бу хакта белмисездер”, – диләр матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru