Дөньяда ниләр бар?
28 апрель 2023, 11:43

“Һәлак булган киявең өчен “Вагнер”дан акча түләттерәбез...”

Телефоннан исем шәрифләр белән эндәшеп, ипле сөйләшкән кешеләргә ышанабыз шул...

radiosputnik.ria.ruradiosputnik.ria.ru
Фото:radiosputnik.ria.ru

Билгесез адәмнәр Волгоградта яшәүче хатынга шалтыратып, “Вагнер” шәхси хәрби компаниясеннән  махсус хәрби операция зонасында һәлак булган кияве өчен акча түләттерергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта хатын төбәктәге V1.RU басмасына сөйләгән.

Хатын сүзләренчә, ир “Вагнер” шәхси хәрби компаниясенә  төрмәдә чакта кушылган. Март башында ул һәлак булган. 9 апрельдә аны җирләгәннәр. Киявен җирләгән хатын “Вагнер” белән элемтәгә кергән. “Миңа киявем үлеме өчен биш миллион сум акча күчерәбез дип вәгъдә иттеләр”, – ди хатын һәм түләүләр күчәчәк срокны әйтмәүләрен, көтегез диюләрен өсти.

Бу хәлдән соң күп тә үтми аңа билгесез адәмнәр шалтыраткан һәм, үзләрен юристлар дип таныштырып, акча алуда ярдәм тәкъдим иткән. “Һәм мин, исәр, киттем”,  – ди хатын.

Үзенең хезмәтләрен компания 25 мең сумнан бәяләгән. Бу сумманың биш меңен алар аванс рәвешендә таләп иткән. Киявен җирләгән хатын килешүгә кул куйган, әмма инде түләнгән акчаларын да кайтара, килешүне дә өзә алмаган. Туганнары белән киңәшләшкәннән соң, хатын аларны мошенниклардыр дип шикләнгән. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас