Дөньяда ниләр бар?
27 апрель 2023, 07:27

Үсмер малай әнисенең сөяркәсен кыйнамакчы булган

Тик вакыйга күңелсез тәмамланган. 

sibkray.rusibkray.ru
Фото:sibkray.ru

Тугызынчы сыйныфта укучы үсмер әнисенең әтисенә хыянәт итүен белеп калган һәм аның сөяркәсе белән “разборка”га киткән. Әмма вакыйга күңелсез тәмамланган, малайның башына белән торба белән сукканнар. Хәзер аңарда амнезия, ди.

SHOT Telegram-каналы язуынча,  Төмән өлкәсендә яшәүче 16 яшьлек Андрей (исеме үзгәртелгән)   әнисенең сулга йөрүен белеп калган. Андрей, бу хәлне ачыкларга һәм гаиләне саклап калырга уйлап, 36 яшьлек Викторны акылга утыртырга дип киткән. Сүз ара сүз чыгып йодрык белән кыйнауга да барып җиткән. Нәтиҗәдә Виктор Андрейның башына тимер торба кисәге белән тондырган.

Нәтиҗәдә үсмердә  – баш мие-сөяге җәрәхәте, аның маңгай сөяге  эчке якка кереп чынган һәм баш мие бәрелгән. “Санта-Барбара”дагыга охшаш бу гаилә вакыйгасын полиция өйрәнә. Ә менә Андрей ни өчен дәваханәгә эләүген исенә төшерә алмас, мөгаен. Аңарда теркәлгән амнезиядә (ретроградная амнезия) травмага сәбәпче  вакыйга турында хәтер бозыла. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас