Дөньяда ниләр бар?
27 апрель 2023, 10:01

Русия рәислегендә

Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) Иминлек Советында әгъза булып торучы илләр алфавит тәртибендә берәр ай Советта рәислек итә.

Русия рәислегендәРусия рәислегендә
Русия рәислегендә

Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) Иминлек Советында әгъза булып торучы илләр алфавит тәртибендә берәр ай Советта рәислек итә. 1 апрельдән Русия чираты җитте.

         Русиянең БМОның Иминлек советында рәислек итүе халыкара оешма өчен — чын сынау. Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров җитәкчелегендәге делегация көтелгән булса да, моңа кадәр күрелмәгәнчә басымга дучар ителде.

         Әлбәттә, Көнбатыш ничек тә безнең делегацияне түбәнсетергә тырышты. Мәсәлән, Европа дипломатиясе җитәкчесе Жозеп Боррель: «Русиянең БМОның Иминлек советында рәислек итә башлавы көлке көненә туры килә», дип тел чарлап маташты. Әлбәттә, эш кимсетүле белдерүләр белән генә чикләнмәде. Америка властьлары Русия журналистларына визалар бирмәде. Хәер бу да Русия өчен шаккатыргыч хәл түгел: былтыр АКШка корреспондентларны гына түгел, хәтта Русия делегациясен дә кертмәгәннәр иде. Бу җәһәттән Русия АКШның дошманлык гамәлләрен онытмаячак һәм гафу итмәячәк дип белдерде Лавров.

         Русиянең Иминлек советында рәислек итүен искә алырга тырышмаган украин делегациясе Оешманы чираттагы тапкыр реформаларга чакырып маташты. Аныңча, Русияне Оешмада әгъза булып торудан читләштерергә кирәк. Әмма бөтен илләр дә, хәтта АКШ та, БМО оешуының чишмә башында торган Русияне Оешмада әгъзалыктан төшереп калдырып булмавын аңлый.  

         Сергей Лавров чыгышында дөньяның салкын сугыш елларындагы сыман, янәдән куркыныч, бәлки, тагын да куркынычрак чиккә килеп терәлүен билгеләде.

         Сергей Лавров, мөһим проблемалар белән беррәттән, БМОның Иминлек Советында реформа үткәрү кирәклеген әйтте. Оешмада Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре булмавын билгеләде. Ә бит бу төбәкләр илләре дә Икенче Бөтендөнья сугышында фашизмны җиңүдә үзләренең зур өлешләрен салганнар.

         Сергей Лавров Азия-Тын океан төбәгендә бүген-иртәгә шартларга торган проблеманы ачты. АКШ һәм аның союздашлары Азия-Тын океан төбәгендә күпъяклы хезмәттәшлекне җимерүгә зур көч сала. Моның өчен алар AUKUS хәрби альянсы оештырган. 

         Азия-Тын океан төбәгендә дистәләрчә еллар буена икътисад  һәм хәвефсезлек буенча уңышлы хезмәттәшлек барды.  Бу АСЕАНга (Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре) кергән ун илне   һәм аларның эшлекле партнерлары  Русия, Кытай, АКШ, Һиндстан, Япония, Австралия, Корея Республикасы өчен дә гаять кулайлы иде. Бүген исә Кытайга һәм Русиягә карата конфронтациядә тору сәбәпле, Вашингтон бу архитектураны җимерүгә йөз тотты.

фото:daytimenews.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас