Дөньяда ниләр бар?
27 апрель 2023, 08:54

Президентлар да авырый

Бу көннәрдә Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга йөрәк өянәге булган дигән хәбәрләр таралды.

Президентлар да авырыйПрезидентлар да авырый
Президентлар да авырый

Эрдоганның хакимияте әлеге хәбәрне кире кага. Таралган сүзләр дөреслеккә никадәр туры киләдер, әмма Төркия президенты  катнашлыгындагы чаралар планына үзгәрешләр кертелгән.  Аерып әйткәндә, 27 апрельгә тәгаенләнгән Мерсин һәм Османия шәһәрләрендә митинглары үткәрелмәгән.  Шулай ук Үзәк Анатолия провинцияләрендәге чыгышлары да булмаган. 

Рәҗәп Эрдоганның үзен начар хис итүенең төп сәбәбе —ашказаны гриппы дип атала.  25 апрельдә Эрдоган әфәнде туры эфирда журналистлар сорауларына җавап биргәндә үзен начар хис итә. Берничә минуттан тапшыру өзелә. 20 минуттан соң тапшыру дәвам ителә, Эрдоган «ашказанына көчле салкын тидердем», дип белдерә. Соңрак президент вәкиле Ибраһим Калын дәүләт башлыгының сәламәтлеге тәртиптә дип белдерә. Ә менә социаль челтәрләрдә Эрдоган әфәнденең туры эфир вакытында йөрәге өянәге булуы һәм дәваханәгә эләгүе хакында язып чыкканнар.

Фото:sputniknews.com.tr

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас