

Сәфәр барышында ул Бразилиядә, Венесуэлада, Никарагуада һәм Кубада булды. Үзен биредә хуҗа итеп тойган Кушма Штатлар Русиянең бу төбәктә йогынтысы көчәюенә ныклап борчылды.
Латин Америкасы бик ерак урнашкан булуы сәбәпле, бу континет Русия өчен «онытыла башлаган» кебек тоела иде. Әмма Сергей Лавровның Латин Америкасына зур сәфәре Русиянең бу төбәкне беркайчан да игътибарыннан төшереп калдырмавы һәм, алай гына да түгел, анда үзенең йогынтысын артырырга җыенуы хакында сөйли. Русия Латин Америкасында дуслыкны, үзара аңлашучанлыкны, партнерлыкны ныгытачак.
Куба , Венесуэла һәм Никарагуа белән безне СССР чорыннан алып күптәнге дуслык бәйли. Безнең алар белән күп мәсьәләдә карашларыбыз уртак.
2018 елдан алып Латин Америкасы илләре властьларына бер-бер артлы сул карашлы президентлар килә. Бу хәл Мексикада, Аргентинада, Боливиядә, Чилида, Перуда һәм Бразилиядә булды. Сул дигән төшенчә, аларның социаль гаделлек (социаль тигезлек түгел) яклы булуына ишарәли. Алар Америка гегемониясенә каршы, Русиягә зур хөрмәт белән карыйлар. Бу исә америкалыларның ачуына тия. Алар АКШ Латин Америкасы өстеннән контролен югалта, аны Русия тартып ала дигән фикердә. Шулай булгач, Лавровның Латин Америкасы турнесы — алар өчен коточкыч хәл. Русия чит ил эшләре министрының зур сәфәре, Советлар Союзы таркалганнан соң, Русиянең янә бу төбәккә әйләнеп кайтуын күрсәтә.
Фото:zarabotokonline.ru