

Кызганычка каршы, галимнәр Җир шарындагы температуралар үзгәреше турында берсеннән-берсе күңелсезрәк фаразлар бирәләр.Кайсыбер галимнәр глобаль җылыту яный дисә, икенче берәүләре, киресенчә, бозлык дәверенә кире кайтмагаек дигән борчылуын белдерә. Менә тагын бер мәгълүмат.
Глобаль җылыну буенча галимнәр ясаган элеккеге исәпләүләр төгәл түгел, хәлләр күпкә начаррак тора дип саный экология белгечләре.
2023 елның апрелендә Тын океан өслегендәге температуралар тибрәнеше бик зур күрсәткечләргә җиткән. Галимнәр моңа тирән борчылуын белдерә. Алар мондый хәл белән беренче тапкыр очрашуын билгели.
Хәлләр болай барса, 2024 елда глобаль температура үзгәрешенең куркыныч төс ала барачагын кисәтәләр. Иң күңелсез күзаллаулар буенча, диңгез хайваннары һәм суүсемлекләрнең киңкүләмле һәлак булуы хакында кисәтәләр.
Моннан тыш, океанның парник газларын «йотуы» кимиячәк, бу исә бөтен планета буенча климат үзгәрешен контрольдә тотып булмауга китерәчәк.
Берничә ай элек, 2023 һәм 2024 нче елларда дөньяның «Эь-Ниньо» климат аномалиясе белән күзгә-күз очрашуы мөмкин дип белдергәннәр иде. Әлеге феномен нәтиҗәсендә Тын океанның җылынуы ихтимал.
Афәтләрдән сакла, Аллаһым…
Фото:druzhniy-center.ru