Дөньяда ниләр бар?
27 апрель 2023, 06:37

Инвалид ирне СВОга язганнар

Шулай да була икән.

mk-sakhalin.rumk-sakhalin.ru
mk-sakhalin.ru

Мошенниклар, Сахалинда яшәүче ирнең “Госуслуги” аккаунты аша кереп, аны махсус хәрби операциягә үз теләге белән баручы итеп яздырганнар.

Эш болай була: Көньяк Сахалинда яшәүче 50 яшьлек иргә билгесез кеше шалтырата һәм үзен Госуслуги хезмәткәре итеп таныштыра. “Аккаунтыгызны "ватканнар" һәм сезнең турында мәгълүматларны сакларга кирәк”, – дип аңлата. Сөйләшү барышында ул “акчагызны кайда саклыйсыз, мошенниклар кулланып куя күрмәсен” дип хәленә дә кергән була.

Шул вакытта ирнең телефонына смс-хәбәр килә. Шалтыратучы кеше смста күрсәтелгән саннарны әйтергә куша. Сахалинлы аны-моны уйлап тормый, саннарны әйтеп бирә.

Өч көннән соң ул Госуслуги порталына керә һәм үз теләге белән махсус хәрби операциягә язылган булуы турында мәгълүматны күрә.

Ир мошенниклар кармагына эләгүе хакында хокук саклаучыларга хәбәр итә. “Мин үз теләгем белән язылмадым, теләгән очракта да языла алмыйм, чөнки мин инвалид”, – ди ул.

Бу вакыйга буенча җинаять эше ачылган.

Адым саен мошенниклар арта башлады. Бик сак, игътибарлы һәм уяу булырга кирәк бүгенге заманда.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас