Дөньяда ниләр бар?
27 Апреля 2023, 07:12

Һиндстан лидерлыкка омтыла

Һиндстан халык саны буенча Кытайны узып киткән.

Һиндстан лидерлыкка омтылаҺиндстан лидерлыкка омтыла
Һиндстан лидерлыкка омтыла

Мәгълүматларга ярашлы, бүгенге көндә Һиндстанда 1млрд. 425 млн. 937 мең 441 кеше яши. Кытайда 1 425 744 008 кеше санала.

Шулай ук Һиндстанның гаять зур икътисади куәткә ия булуы да билгеләнә. Бу халык санына гына түгел,  халык составына да бәйле. Бүген илдә эшкә сәләтле 100 кешегә 47 эшкә сәләтле булмаган кеше туры килә. 25 ел элек мондыйларның саны 68 булган.  2045 елга кадәр бу нисбәт 45 булачак дип фаразлана.

Һиндстан  Кытайны дөньякүләм җитештерү үзәге исеменнән мәхрүм итәргә җыена, дип фаразлый экспертлар. Илнең финанс министры Нирмал Ситхараман Һиндстан дөньяның төп җитештерүчесе исеменә сәнәгатьнең 13 секторын үз эченә алган җитештерүне арттыру исәбенә ирешергә җыена дип белдерә.  Һиндстан, дөнья һәм үзенең эчке базарлары таләпләрен канәгатьләндерү өчен киң кулланылыш товарларын җитештерүне арттырырга җыена, ди министр.

 

Фото:arnfoto.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас