

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав ВОЛОДИН АКШның гамәлдәге президенты Джо Байденның икенче срокка президентлыкка сайланырга барырга җыенуы хакында фикерен белдерде.
«АКШта булачак президент сайлауларына кадәр ел ярым вакыт бар әле, әмма Байден сайлауларда катнашачагы турында белдерде дә инде. Ни өчен ул моны эшли? Бүгенге көннең күзаллаулары Байден файдасына түгел: америкалыларның 70 проценты аны башкача президент итеп күрәсе килми. АКШта күптән түгел булган вакыйга, илнең элеккеге президенты Трампка каршы җинаять эшләре кузгатылуын исәпкә алганда, Байден үзенең җинаятьләре өчен җаваплылыктан курка. Аңардан котылу өчен аңа властьта калу мөһим».
Володин Байден кылган җинаятьләрнең берничәсен атады: «Төньяк агым» һәм «Төньяк агым-2» газүткәргечләрендә теракт оештыру; бөтен дөньяда биолабораторияләр булдыру; Украинада үзенең һәм гаиләсенең ришвәтчелек эше; Европа икътисадын җимерү; Украинада сугыш тудыру һ.б.-лар.
Фото:tvkrasnodar.ru