

Русиянең Вашингтондагы илчесе Анатолий Антонов АКШта русиялеләргә каршы кузгатылган җинаять эшләренең күпчелеге сәяси төсмергә буялган дип саный. «Миңа әгәр син русияле булсаң, сине озак вакытка төрмәгә утыртырга кирәк дигән сүзне еш ишетергә туры килә», дигән ул. Антонов белдерүенчә, илчелек хезмәткәрләре Америка холык төзәтү учреждениеләрендә тотылган русиялеләрнең хәлен белергә барып йөри.
Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров русиялеләргә бөтен дөнья буйлап ау оештыралар дип белдергән иде. Антонов Ларовның бу фикере белән тулысынча килешә. Ул 2008 елдан алып, төрле сәбәпләр белән АКШтан 59 русияленең куып чыгарылуын әйтте.
Фото:rbc.ru