Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
26 апрель 2023, 11:44

Күккә ут капкан?..

24 апрельдә Башкортстанның кайбер районнарында  халык искиткеч күренешнең шаһиты булган.

Күккә ут капкан?..
Күккә ут капкан?..

24 апрельдә Башкортстанның кайбер районнарында  халык искиткеч күренешнең шаһиты булган. Алар Төньяк яктылыгын (Северное сияние) күргән. Тәтешле, Зилаер, Бакалы, Шаранда кешеләр төнге күктән күзләрен ала амгандыр... Чөнки ул алсу, шәмәхә һәм яшел төсләргә буялып, балкырга башлаган...

Прикладная геофизика институты галимнәре мондый сирәк күренешне G3 класслы магнит бураны белән белән аңлата. Үткән якшәмбедә планета нәкъ шул магнит буранына дучар булган. Кояш җиле агымы Җирнең магнит кырына килеп җитеп, атмосферадагы кислород атомнары белән бәрелешкән мизгелендә шундый нурланыш барлыкка килә икән.

Искиткеч матур күренештән шомланып калучылар да аз түгел... Нигә юрасаң, шул була, ди. Яхшыга юрыйк! Хәерле булсын!

Фото: Шаран районы Югары Ташлы авылыннан.

Күккә ут капкан?..
Күккә ут капкан?..
Күккә ут капкан?..
Күккә ут капкан?..
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: