

Америкалы пенсионер Русиягә турист буларак килгән һәм биредә яшәргә карар кылган. Ир сүзләренчә, туып-үскән Флоридасына караганда, Самарада аңа күпкә рәхәтрәк һәм уңайлырак.
64 яшьлек Майкл Мелисия – алман һәм испан телләре укытучысы. Аның дүрт баласы һәм биш оныгы бар. Моңа кадәр ул гел Русияне күрергә хыялланган. Узган җәйдә ул башта Калининградка килгән. Ә хәзер аның яңа өе – Самарада. Майклның планнары Наполеонныкыча. Ул Русияне иңеннән буена айкап чыгарга тели. Ирнең исемлегендә Мәскәү дә, Питер да бар.
Майкл сүзләренчә, АКШтан китәргә аны икътисади, сәяси һәм мәдәни сәбәпләр этәргән. Майкл шуны ассызыклый: Русиядә аңа иң ошаганы – биредә “яңа мораль стандартлар”ны мәҗбүриләп такмыйлар, һәм, киресенчә, дин кануннарын хөрмәтләп үтиләр. Үзе католик булса да, пенсионер православие гыйбадәтханәләренең матурлыгына сокланып туя алмый.
Рус мунчасын рәхәтен дә, телне йотарлык тәбикмәкләр тәмен дә татып өлгергән Майкл. Ә Көнбатыштагы русофобияне ул бары тик сәяси эш дип саный. Кыскасы, Майклга Русиядә бик ошый. Тик бер генә кыенлыгы бар – ул һаман да катлаулы рус телен яхшылап өйрәнә алмый икән.
Чыганак: life.ru