Дөньяда ниләр бар?
20 апрель 2023, 08:37

Кытайны уздырганнар...

Һиндстанда күпме халык яши?

Кытайны уздырганнар...Кытайны уздырганнар...
Кытайны уздырганнар...

Һиндстанда күпме халык яши?

 

 

Һиндстан халык саны буенча Кытай Халык Республикасын узып киткән. Ике ил арасында аерма – 29 миллион кеше. Бу хакта Берләшкән Милләтләр Оешмасының халык саны буенча Фондына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Һиндстанда халык саны – 1,4286 миллиард кеше, Кытайда – 1,4257 миллиард.

Һиндстанда 0-14 яшьлек кешеләр халыкның 25 процентын, ә Кытайда 17 процентын тәшкил итә.

- 10-19 яшьлекләр Һиндстанда – 18%, Кытайда –12%;

- 10-24 яшьлекләр Һиндстанда – 16%, Кытайда – 18%;

- 16-64 яшьлекләр Һиндстанда – 68%, Кытайда – 69%;

- 65 яшьтән өлкәнрәкләр Һиндстанда – 7%, Кытайда – 14%.

Гомер озынлыгы буенча Кытай Һиндстаннан өстенрәк, диелә хәбәрдә. Кытайда хатын-кызларның гомер озынлыгы 82 яшь, ә ир-атларныкы 76 яшь, ә Һиндстанда хатын-кызларныкы 74 һәм ир-атларныкы 71 яшь.

Һиндстанның демографик төрлелеге илнең штатлары арасында файда алу өчен уникаль мөмкинлекләр бирә, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: Интертат.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас