Дөньяда ниләр бар?
18 Апреля 2023, 06:11

Үсмер мәктәпкә пистолет алып килгән

Һәм сыйныфташына аткан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Үсмер мәктәпкә пистолет алып килгәнҮсмер мәктәпкә пистолет алып килгән
Үсмер мәктәпкә пистолет алып килгән

Новосибирскида үсмер малай мәктәпкә травматик пистолет алып килгән һәм ялгыш сыйныфташына аткан. Бу хакта Mash Siberia Telegram-каналы хәбәр итә. Моннан алда үсмернең картәтисе 15 яшьлек оныгына пистолет күрсәтә һәм хәтта аңардан атып карарга рөхсәт итә. Укучыга корал ошый һәм ул сыйныфташлары алдында мактаныр өчен аны мәктәпкә алып бара. Пистолетны дусларына күрсәткән вакытта үсмер ялгыш ата башлый 14 яшьлек үсмернең иңбашына эләгә. Малай җитди каза күрми, әмма аткан урында кара янган эзләр хасил була. Полиция хезмәткәрләре пистолет алып килгән малайның әнисенә карата тиешле тәрбия чараларын күрмәве өчен административ протокол төзегән. Ай-һай, коралга карата бигрәк җиңел мөнәсәбәт формалашкан бугай бүгенге балаларда.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас