Дөньяда ниләр бар?
18 апрель 2023, 05:07

Эзләүгә игълан ителгән мэр СВОга киткән

Ул мошенниклыкта гаепләнә.

Эзләүгә игълан ителгән мэр СВОга киткәнЭзләүгә игълан ителгән мэр СВОга киткән
Эзләүгә игълан ителгән мэр СВОга киткән

Приморье властьлары эзләүгә игълан ителгән Большой Камень мэры Рөстәм Абушаевның махсус хәрби операциядә катнашуын раслады. 

Бу хактагы хәбәр белән Приморье краеның Чугуев муниципаль округы башлыгы Роман Деменев чыгыш ясаган. Деменев сүзләренчә, Абушаев чыннан да әле СВО зонасында, ул элеккечә шәһәр мэры булып кала, әмма аның мәгълүматлары буенча, шәһәр биләмәсе башлыгы отпускка гариза язган. Әмма Деменев сүзләренчә, имеш, ул чиновникның эзләүгә игълан ителүен белми.

Элегрәк Абушаев фронтка китү карарын күптән кабул итүен хәбәр иткән иде, әмма "мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм чаралары оештырганда ул моның вакыты нәкъ әле икәнен" аңлаган. 

Мартта Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсендә Абушаевка карата җинаять эше кузгату турында хәбәр иттеләр. Ул җир участоклары белән бәйле мошенниклыкта һәм ышанычлы затлар аша эшкуарлык белән шөгыльләнүдә гаепләнә. Мэр эшендә каза күрүчеләр арасында - инвалид һәм хезмәт ветераны. 

Чыганак: Лента.ру

Фото: 24.KG

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас