Дөньяда ниләр бар?
17 Апреля 2023, 12:15

Шундый няняга балагызны ышандырып калдырыр идегезме?

Петербургта бала белән күңелсез хәл теркәлгән. 

title

Петербургта няня карамагында калган ике яшьлек малай кайнар су белән душны кабызган да үзаллы аны сүндерә алмаган. Нәтиҗәдә пешүләр белән дәваханәгә эләккән.

Вакыйга Коломяжский проспектындагы фатирда теркәлгән.  Әлегә билгеле версия буенча, няня берничә минутка баланы күз уңыннан ычкындырган арада нәни малай ванна бүлмәсенә кереп киткән.

Медиклар сүзләренчә,  малайның  12 процент тәне икенче дәрәҗәдә пешкән. Баланы 1 санлы балалар дәваханәсенә салганнар. Малайның әти-әнисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп тормаган, чөнки моңарчы аларның няняга  бер дәгъвалары да булмаган... 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас