Дөньяда ниләр бар?
16 апрель 2023, 19:55

Хатын 500 көн җир астында үткәргән

Моңа ышанып та булмый кебек...

Dokumalia Producciones / Handout / ReutersDokumalia Producciones / Handout / Reuters
Фото:Dokumalia Producciones / Handout / Reuters

Испаниядә яшәүче экстремал спортчы хатын 70 метр тирәнлектәге мәгарәдә 500 көн яшәгән. Һәм аннан чыгарга теләмәве хакында сөйләгән.

50 яшьлек Беатрис Фламини  уникаль эксперимент үткәргән. Спортчы командасы (командасы җирдә булган) сүзләренчә, Фламини  кешенең мәгарәдә ялгызы яшәве буенча дөнья рекорды куйган. Сынау барышын  кеше акылының мөмкинлекләрен тикшерергә омтылган галимнәр җентекләп күзәтеп барган.

2021 елның 20 ноябрендә мәгарәгә төшкәндә Фламинига 48 яшь булган. Җир астында ялгызы килеш ул ике туган көнен үткәргән. Спортчы хатын сүзләренчә, бу вакыт бик тиз узган. “Артымнан килгәндә мин йоклый идем. Башта нидер булган дип уйладым. Мин: “Ничек? Шулай тизме?” – дип аптырадым.  Мин хәтта китабымны да укып бетмәдем”, – дип  сөйли ул.

Мәгарәдә хатын физик күнегүләр белән шөгыльләнгән, сурәт төшергән, башлыклар бәйләгән һәм китаплар укыган. Ул барлыгы 60 китап укыган һәм бер мең литр су эчкән. Испанияле хатын шулай да авыр моментлар булгалады, дип уртаклашкан. Мәсәлән, мәгарәне чебеннәр басканда. Спортчының ярдәм итү командасы аңа авокадо, йомыркалар, чиста киемнәр төшергән.

Әйткәндәй, Фламини җирдәге командасын ныгытып куйган: аның белән бернинди очракта да элемтәгә кермәскә, хәтта туганнары үлеме очрагында да.

Мәгарәдән чыккач биргән интервьюсында спортчы дуслары белән очрашачагы, рәхәтләнеп тәмле ризыклар ашаячагы, душ коеначагы хакында сөйләгән. Экспериментның  психик һәм физик халәтенә ничек тәэсир  итүен билгеләр өчен Фламини  медицина тикшеренүе үтәргә ниятли.

Хатынның физик  һәм психик сәламәтлеген күзәтеп барган психологлар, тикшеренүчеләр, спелеологлар һәм тренерлар төркеме спортчыны җентекләп өйрәнәчәк. Аның тәҗрибәсен галимнәр анализлаячак.  

Гиннесс рекордлары китабына ярашлы, кешеләрнең җир астында иң озак вакыт дәвамында исән калулары 2010 елда Чилида теркәлгән. Ул вакытта Сан-Хосе бакыр-алтын руднигы ишелгәч, 33 шахтер 688 метр тирәнлектә 69 көн  дәвамында исән калган. Гиннесс рекордлары китабы вәкиле кешеләрнең үз ирке белән җир астында  вакыт үткәрүнең аерым номинациясе бармы, юкмы икәнен раслый алмаган, шуңа Фламининың рекорд кую-куймау мәсьәләсе әлегә билгесез.

500 көн җир астында! Ай-һай, бу хатынның психикасы бик чыдам һәм тотрыклы, күрәсең... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас