Дөньяда ниләр бар?
15 апрель 2023, 16:31

Физрук укучыны бургер өчен тукмаган

Күз алдыгызга китерәсезме?

zdorovogotovim.ruzdorovogotovim.ru
Фото:zdorovogotovim.ru

Красноярск краенда  Дзержинское авылы мәктәбенең физкультура укытучысы укучы балага бургер аркасында һөҗүм иткән. Вакыйганың видеосы “ВКонтакте”ның “ЧП Красноярск” паблигында бастырылган.

Кадрлардан күренүенчә, физрук мәктәп коридорында укучыны кыйный башлый, бала егыла, ахырда педагог үсмерне сөйрәп алып китә.

Комментарийларда язуларынча, укытучы дөрес туклану яклы икән. Ул укучыга мәктәп ашханәсе янында ташланган.

Белмим инде, җәмәгать. Бала үзе гаепле, укытучыга нидер әйткән, алар талашканнар, укытучы түзмәгән дияр идең. Әмма ашханә бүлмәсеннән чыккан үсмер кулына  бургер тотып  тыныч кына ашап китеп (видеодан шулайрак күренә) бара. Нигә шулай кыланырга? Укытучы кешегә!  Ә этеп егып, бала башын таш идәнгә бәреп, үлеп китсә? 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас