Дөньяда ниләр бар?
13 апрель 2023, 20:01

Яшьләрнең музыка кычкыртуына түзмәгән

Исерек ир күршесен акылга утыртырга уйлаган. 

ВКонтакте.ВКонтакте.
Фото:ВКонтакте.

Төмәндә яшәүче ир музыка тавышын киметергә теләмәгән күршесенә граната ыргыткан. Каза күргән ир күпсанлы җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләккән.

SHOT Telegram-каналы язуынча, шәхси сак предприятиесендә эшләүче Валерий Карпушенко 21.30 сәгатьтә Голышманово авылында үзенең дачасында хәмер эчеп ял иткән. Әмма аның бу ялын койманың теге ягындагы яшьләр бозган. Анда дөп-дөп музыка акыртканнар. Түзәр әмәле калмаган Валера кызган да, кулына РГД-5 гранатасын алып, яшьләрне тәртипкә утыртырга киткән. Ихатага керү белән боеприпасны күршесенә табан ыргыткан. Боты һәм оча сөяге җәрәхәтләнгән 33 яшьлек ирнең хастаханәгә озатканнар. Госпитализация вакытында ул да исерек булган.  

Вакыйга урынында соңрак граната һәм запал калдыкларын тапканнар. Карпушенконың гранатаны каян алуын ачыклыйлар. Ул Төмән заводларының берсендә сакчы булып эшли.  

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас