Дөньяда ниләр бар?
14 апрель 2023, 08:33

Җир тетрәүгә дучар булмагае

Тын океан төбендә ярык табылганнан соң галимнәр АКШ яр буйларында зур җир тетрәү ихтималлыгы турында кисәтәләр.

Җир тетрәүгә дучар булмагаеҖир тетрәүгә дучар булмагае
Җир тетрәүгә дучар булмагае

Тын океандагы мең километрга якын җир ярыгы линиясендәге тишек коточкыч җир тетрәү китереп чыгаруы һәм АКШның төньяк-көнбатышындагы шәһәрләрне юк итүе ихтимал дип хәвефләнә галимнәр.
Җир тишегеннән ургылып чыккан кайнар су Орегона штатының яр буеннан нибары 80 километр арада урнашкан. Әлеге Каскадия субдикциясе зонасы дип аталган зона Төньяк Калифорниядән Канадага кадәр сузыла. Бу геологик үзенчәлек Тын океанның төньяк-көнбатышында 9 баллы җир тетрәү китереп чыгрырга мөмкин.
Бу тишек 2015 елда табылган. Вашингтон университеты галимнәре алган химик анализ аннан үзенчәлекле сыекча бүленүен ачыклаган. Галимнәр бу сыекча җир плиталарына акрын хәрәкәтләнү мөмкинлеген бирә дип күзаллый, югыйсә, җир астындагы киеренкелекнең җимергеч җир тетрәү китереп чыгаруы мөмкин. Агып чыккан сыекча кимесә, бу хәл океан һәм континенталь плиталарының бер-берсенә шуышуын көчәйтәчәк, дип раслый галимнәр.

Фото:sportishka.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас