

Jet2 рейсында сәяхәт итүче Белфасттан (Бөекбританиядәге шәһәр, Төньяк Ирландиянең башкаласы) Фаруга ( Фару – Португалия көньягындагы шәһәр һәм порт) очканда самолетта бердәнбер пассажир булып чыккан. Ул очышны сәяхәтче искитмәле дип атаган.
65 яшьлек Пол Уилкинсон самолетка утырган урында беркемне дә күрмәгәч, аптырашка калган. Әмма Уилкинсонны каршылаучы стюардессалар аның VIP-персона булуын, чөнки очраклы рәвештә буш самолетта очачагын аңлатканнар. Бортпроводниклар очыш вакытында иргә патша дип мөрәҗәгать иткәннәр һәм шул вакыт дәвамында пассажирның барлык теләкләрен үтәргә тырышканнар.
“Әйтерсең лә мин шәхси самолетымда очтым. Тәэссоратлар нәкъ шундый булды. Кемдер миңа шәхси самолет 28 мең фунт стерлинг тора дигән иде. Мондый хәл минем тормышымда башкача кабатланмастыр дип уйлыйм”, – дип, сөенече белән уртаклашкан бәхетле пенсионер.
Пассажир рәхәтләнеп самолет салоны буйлап йөреп чыгуын, үзенә ошаган урынны сайлавын сөйләгән. Күккә күтәрелер алдыннан ул пилот белән дә әңгәмәләшкән әле.
Чыганак: lenta.ru