Дөньяда ниләр бар?
13 апрель 2023, 05:17

Депутат парковкада йомышын йомышлаган

Абау!

SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

–Нигә монда йомыш йомышлыйсың? Ярамый!

–Башка чарам калмады бит...

Бу диалог, әлбәттә, алай яңгырамаган. Ирләр уратып-чуратып тормаган, сүзләрне ничек бар, шулай әйткәннәр.

Смоленскида бер депутат икенче депутатның парковкада йомыш йомышлап торуын күргән һәм тәртипсезлекне видеога төшергән.

Смоленск шәһәр советының халык сайлаган депутаты  Максим Баранов урамда йомыш йомышлап торган ирне күргәч,  бу оятсызлыкка битараф кала алмаган. Якынрак килеп, кисәтү ясаган. Әмма хулиганга бу ошамаган. Ул кесәсеннән депутат таныклыгын чыгарып күрсәткән.

Җәмәгать тәртибен бозучы хулиган Максим Барановның коллегасы – Велиж шәһәреннән КПРФ депутаты – булып чыккан. Тәүдә халык хезмәтчесе бу оятсыз гамәлен яшерергә тырышкан, әмма килеп чыкмагач, оппонентына  бармаклары белән тәртипсез ишарә күрсәткән һәм качкан.

Хәзер Смоленскида  әлеге депутатның мандатын тартып алуны, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләр алдында гафу үтенүен  сорыйлар. КПРФның Велиж шәһәре бүлегендә  партиядәше өчен гафу үтенергә ашыкмыйлар, ямьсез ситуациягә карата фикер әйтүдән дә баш тарталар. 

Иң аянычы, миңа калса, шул -  кайсыбер кешеләр кесәләрендә депутат таныклыгы булганда  рәхәтләнеп тәртип һәм законны бозып яшәргә рөхсәт ителә дип уйлыйлар...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас