

Подмосковьеда полиция машиналар тыгынын дрон ярдәмендә карарга уйлаган дальнобойщикны тоткарлаган.
Regnum мәгълүмат агентлыгы язуынча, бу хәл 9 апрельдә Ликино-Дулево шәһәр округының Запрудино авылы тирәсендә теркәлгән. А-108 трассасындагы җитди авариядән соң юлны япканнар һәм зур бөке хасил булган. Тыгында калган 46 яшьлек дальнобойщик Рязаньнән Ярославльгә ташый торган тиз бозылучы азык-төлек өчен борчыла башлаган. Ул юл-патруль хезмәткәрләреннән әле озак торачакбызмы дип сораган.
Инспекторлар 10 минуттан юлны ачабыз, ди. Әмма 10 минут та, артыграк вакыт узгач та юлны ачмыйлар. “Вакытка кагылышлы беркем ачыклык кертмәде. Ә мин тиз бозыла торган ризык ташыйм, юлда күпме вакыт булачагымны белү мөһим. Һәм мин бөке башындагы хәлләрне күрер өчен квадрокоптер очырырга уйладым. Әмма ЮХХДИ хезмәткәрләренә бу бер дә ошамады”, – ди водитель.
Инспекторлар ирнең машинага һәм йөгенә документларын тикшергән дә, квадрокоптерын тартып алып, бу хакта Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә хәбәр иткәннәр. Кыскасы, дальнобойщикны тоткарлаганнар.
ЮХХДИ хезмәткәрлрәе аның фурасын тикшергәндә, водитель беспилотнигында хәтер картасы булмавына күрсәтә. “Квадрокоптер очыру тәртибен беләм, минем модель нибары 249 грамм авырлыкта һәм мин аны әллә кая ерак очырмадым. Закон буенча бу тыелмый, әмма мине барыбер полиция бүлегенә алып киттеләр”, – ди водитель.
Шулай да дальнобойщик Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә барын да аңлатып биргәч, алар водительгә дронын кайтарган. Ә аның гамәлләрендә җинаять составын ачыкламагач, җибәргәннәр.
Әйе, шундый замана җитте. Русча әйтмешли, “доверяй, но проверяй...”
Чыганак: lenta.ru