

7 апрельдән Япония Русиягә һавада йөзү шарларын һәм моторсыз очу аппаратларын сатуны тыйган. Бу хакта илнең икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы белдергән.
Боларга өстәп, Япония безнең илгә пилотсыз очу аппаратлары һәм аларга комплектацияләр, авиация двигательләрен, төзелеш машиналарын, электр һәм радиокорылмалар, фотога төшерү корылмалары, оптик һәм үлчәү приборлары, тәгәрмәчләре булган уенчыклар, шулай ук корыч, алюминий һәм шушы металлардан ясалган изделиеләрне сатуны тыйган.
28 февральдә Япония Русиянең 143 физик һәм юридик шәхесенә карата санкцияләр керткән иде. Алар арасында "Вагнер" шәхси хәрби компаниясе, "Росбанк", "Росстандарт", "Росэлектроника" һәм Русия Фәннәр академиясенең берничә институы бар.
Фото:sportishka.com