Дөньяда ниләр бар?
7 апрель 2023, 10:03

Сак булыйк: сикерүче суалчаннар!

Әлеге кортларны икенче төрле алабама сикерүчеләре дип атыйлар.

Сак булыйк: сикерүче суалчаннар!Сак булыйк: сикерүче суалчаннар!
Сак булыйк: сикерүче суалчаннар!

Американың Миссури штатын сикерүче суалчаннар баса башлаган. Әлеге кортларны икенче төрле алабама сикерүчеләре дип атыйлар.
Сикерүче суалчан Төньяк Америкага Азиядән үсемлекләр һәм агрокультураларга ияреп кергән. Кортлар көчле итеп боргаланалар, кагылганда хәтта сикереп тә куюлары сәбәпле аларга сикерүче суалчан атамасы бирелгән.
Бу суалчаннар туфракның өске катламындагы файдалы органик матдәләрне ашый икән. Нәтиҗәдә җир ярлылана. Без белгән гадәти җир суалчаннары туфракны баетса, аны кислород һәм су белән туендырса, алабама сикерүчеләре туфракның өстен киптереп, зыянлы кәкәйләрен генә калдыралар. Нәтиҗәдә, туфрак эррозиясен китереп чыгаралар һәм үсемлекләрнең тамыр системасына зыян салалар. Кортлар йомырка салып, гаять актив үрчиләр һәм аларның үрчүен туктату да катлаулы икән.
Сикерүче суалчаннар АКШның Миннесоте һәм Висконсе штатлары җир эшкәртүчеләре һәм экологларының җанына тигән. Бу штатларда әлеге кортлар табигатькә зур зыян салган. Табигатьне саклау департаменты мәгълүматларына ярашлы, туфрактагы гумус кимүе җирдә оялаучы кош-кортлар, хәтта сөйрәлчекләр саны кимүенә китергән. Бу исә азык чылбырын боза.

Фото:dreamstime.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас