

Подмосковьеда яшәүче барлык чирләрне сихер ярдәмендә дәвалаучы табибка Росздравнадзорга зарланганнар. Табибның эшчәнлегеннән канәгать булмаучылар сүзләренчә, ул бер клиент хатынга ирен 30 мең сумга кан һәм шәмнәр ярдәмендә инсульттан соң барлыкка килгән өзлегүләрдән терелтәм дип вәгъдә итәм. Әмма барып чыкмаган.
SHOT Telegram-каналына Сеченов исемендәге медицина университетының чыгарылыш студентлары “тылсым ярдәмендә” “кариестан инсультка кадәр” барын да дәвалаучы 23 яшьлек фән кандидатыннан пациентларны саклагыз әле, дип мөрәҗәгать иткәннәр.
Вузны тәмамлаганнан соң Игорь Ионин Мытищи шәһәрендәге “АМ-клиника”да эшли башлаган. Сайтта болайрак язылган: табибның белгечлеге гаять киң – стоматологиядән алып гастроэнтерологиягә һәм кардиология белән эндокринологиягә кадәр. Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә Ионов үзе хакында нәселле сихерче һәм дәвалаучы дип яза. Әмма аның элекке курсташлары ышандыруынча, сихерче табиб кулларыннан кешеләр каза күрә башлаган.
Табибка Роспотребнадзорга һәм Росздравнадзорга шикаять язганнар. Ионин үзе бу сүзләрне ялган ди, әмма дәвалау ысуллары хакында фикер алышудан баш тарткан.
Заманында Грабовой исеме билгеле иде. Хәтерлисездер, күпме Беслан аналарына балаларын терелтәм дип вәгъдә иткән иде...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы