Дөньяда ниләр бар?
7 апрель 2023, 18:53

18 метрлы кашалот ике тапкыр ярга чыгып ташланган

Пластик әйберләр кулланабыз, ә ул табигатькә зур зыян сала. 

18 метрлы кашалот ике тапкыр ярга чыгып ташланган18 метрлы кашалот ике тапкыр ярга чыгып ташланган
18 метрлы кашалот ике тапкыр ярга чыгып ташланган

Бали утравында 18 метрлы кашалот ярга чыгып ташланган. Монда яшәүче кешеләр җыелышып аңа ярдәм иткәннәр - кире диңгезгә этеп керткәннәр. Берничә сәгатьтән соң янә шул ук хәл кабатланган - икенче пляжның яр читенә чыгып ташланган һәм шунда ул үлгән... 

Индонезия тикшеренүчеләре китны ярып караганнар. Аның үрсәләнеп ярга чыгуы пластик белән агулану аркасында булган дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Кашалотның ашказанында 100 дән артык пластик стакан һәм 25ләп пластик тәлинкә табылган. 

 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас