Дөньяда ниләр бар?
6 апрель 2023, 08:04

Танклар гына коткарырмы?

Бүгенге көнгә Украина көнбатыш дәүләтләре вәгъдә иткән 293 танкның 57-сен алган.

Танклар гына коткарырмы?Танклар гына коткарырмы?
Танклар гына коткарырмы?

Бүгенге көнгә Украина көнбатыш дәүләтләре вәгъдә иткән 293 танкның 57-сен алган. Бу — 19 процент дигән сүз.

         Быел гыйнварда Украинаның Франциядәге илчесе Вадим Омельченко Көнбатыш дәүләтләренең Киевка 321 авыр танк бирергә вәгъдә итүләрен белдергән иде. Танкларны бирү сроклары төрлечә, әмма Украинага бүгеннән зур ярдәм кирәк.

         Русия президенты Владимир Путин Көнбатышның Украинага корал озатуына каршы «безнең аларга җавап бирерлек мөмкинлегебез бар» дип белдергән иде. Ул Көнбатыш Киевка биргән кадәр коралны Русия өчләтә арттырып җитештерәчәк дип вәгъдә итте.

Фото: militaryplatform.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас