

Шул сәбәпле бүгенге көннәрдә илнең сәяси аренасында хәлләр көннән-көн киеренкеләнә бара.
Төркиядәге сайлау алды вакыйгалары бөтен дөньяны кызыксындыра. Сайлау нәтиҗәләренә Төркиянең АКШ, Евросоюз, Русия белән бәйләнешләренең арытабангы ничек итеп үсеше бәйләнгән.
Төркиянең бүгенге президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган президентлыкка төп кандидатларның берсе. Аның кандидатурасы аерым зур кызыксыну уята. Ул Төркиянең зур сәясәтендә — 20 елдан артык. Оппозиция кискен тәнкыйтьләвенә карамастан, Эрдоган —Төркиядә зур хөрмәт казанган сәясәтче. Аеруча консерватив һәм ислам дине тарафдарлары арасында аның абруе зур.
Оппозициядән президентлыкка кандидат, Халык республика партиясе лидеры Кемаль Кылычдароглу да президент сайлауларында җиңү мөмкинлегенә ия. Илнең Истанбул, Измир, Анталья, Әнкара кебек эре калаларында оппозицияне яклау дәрәҗәсенең югары булуын теркиләр. Үзәк төбәкләрдә исә Эрдоган яклылар күп.
Эрдоган президентлык иткән елларда Төркия белән Русия арасында хезмәттәшлек элемтәләре ныгыды һәм ул әле дә югары дәрәҗәдә саклана. НАТО әгъзасы булган бу ил белән Русия икътисад, энергетика һәм хәрби өлкәдә хезмәттәшлек итә.
Кылычдароглу сайлауда җиңгән очракта, Русия белән мөнәсәбәтләрне лидерлар түгел, ә институтлар дәрәҗәсендә саклаячагын белдерә. Рәҗәп Эрдоган исә мөнәсәбәтләрне дәүләт башлыклары дәрәҗәсендә төзеде. «Без Русия белән мөнәсәбәтләрне төзегәндә ике ил арасындагы күптәнге тарихи мөнәсәбәтләргә карап төзиячәкбез. Без шулай ук Төркиянең НАТОда әгъза булып торуын да истән чыгармаячакбыз. Сәясәтне тигез дәрәҗәдә алып барырга омтылачакбыз», - дип вәгъдә итә Эрдоган.
Сәяси экспертлар Эрдоганның президент сайлауларының беренче турында ук җиңеп чыгачагын фаразлый. Тикшеренүләр дә аның сайлау алды көрәшенең лидеры булуын күрсәтә.
Фото:anna-news.info