Дөньяда ниләр бар?
6 апрель 2023, 07:44

Нефть табуны киметтеләр

ОПЕК (нефть экспортлаучы илләр оешмасы), Русияне дә кертеп, нефть табуны киметүе турында белдерде.

Нефть табуны киметтеләрНефть табуны киметтеләр
Нефть табуны киметтеләр

Карар кинәт яңгыратылды.

         2 апрельдә Русия 2023 ел ахырынача нефть табуны тәүлегенә 500 баррельгә кадәр киметүен белдерде. Сәгуд Гарәбстаны да быелның май аеннан алып ел ахырына кадәр тәүлегенә шушы ук күләмгә киметәчәген белдерде. Бу карарга Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә кушылды.

         ОПЕК илләренең әлеге карары дөньяның нефть базарына йогынты ясамый калмаячак. Бу чара нефть бәясен күтәрү өчен кирәк. Югыйсә, Америка күбрәк табып, дөнья базарына күбрәк чыгаруны таләп итеп, нефть бәясен кискен түбән төшерергә тырыша. Ә инде нефть бәясен кимендә бүгенге көн дәрәҗәсендә — барреле 80 доллар — табуны киметеп кенә тотып булачак.

Америка ОПЕКны Русия белән сүз берләшүдә һәм аңа булышырга тырышуда гаепли. Асылда исә ОПЕК дөнья базарындагы нефть бәясен саклап калырга тырыша. Бүген килеп аның хаклы булуы аңлашыла. Кара алтын бәясе элеккеге дәрәҗәдә торып калды.

Нефть табуны киметү Вашингтон белән ОПЕК арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерерме? Вакыт күрсәтер.

 

Фото:storm100.livejournal.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас