

Апрель башыннан микрокредитлар алуы авырлашачак, диләр. Ул үзгәрешләр нәрсәдән гыйбарәт соң? Кайвакыт хезмәт хакы җитмәгәндә очын очка ялгап торырга уңайлы иде әле ул МКОлар.
Рания. Уфа шәһәре.
Русия Банкы 23 апрельдән микрокредит рәсмиләштерер алдыннан заемчыларны 10 критерийдән ким дигәндә 3се буенча тикшерергә һәм шәхесне ачыкларга куша. Тикшерү пунктлары арасында: күрсәтелгән счетның, телефон номерының, электрон почта адресының нәкъ шул кешенеке булуы.
- Онлайн-кредитлар бирүче компанияләрнең клиентларны тану – идентификацияләү буенча үзләренең системалары бар: алар банк исәпләре номерларын, банк карталарын, кредит тарихлары бюросы мәгълүматларын һәм башкаларны үзләре күзәтеп бара. Микрокредит оешмалары клиентларына биреп торган акчаны кире кайтару яклы, шуңа күрә алар күптән инде контроль чараларын керткәннәр, - ди “Микрофинанс альянсы” берлеге президенты Андрей Лебедев.