Дөньяда ниләр бар?
6 апрель 2023, 08:55

Кытай Американы кисәтте

Гадәттән тыш киеренкелек чорында яшибез, җәмәгать.

Кытай Американы кисәттеКытай Американы кисәтте
Кытай Американы кисәтте

Дөнья менә-менә дөрләп китәр төсле. Көчле илләр бер-берсенә яный, коралларын барлый. Менә Кытай да Тайвань бугазындагы милли суверенитетын яклау өчен югары хәрби әзерлеге турында Американы кисәтте. Кытай оборона министрлыгы Американы Тайвань белән элемтәләрен туктатырга, тупас рәвештә КХРның эчке эшләренә кысылмаска чакырды. «Без АКШ белән Тайвань арасындагы теләсә нинди рәсми элемтәләргә һәм Тайвань җитәкчеләрнең теләсә нинди тәкъдим һәм сәбәпләр белән Кушма Штатларга баруына каршы катгый протест белдерәбез»,—дип белдерә министрлык.

         Әлбәттә, бу кисәтү сүзләрдә генә торып калмады. Кытай  5 апрельдә үзенең «Шаньдун» хәрби корабын Көньяк Кытай диңгезеннән чыгып Тайваньның көньяк өлешенә 370 километр арага якын китерде.

         Билгеле булуынча, Кытай Тайвань утравын КХРның бер өлеше дип саный. Тайвань хакимияте исә моны танырга теләми. Әгәр Тайвань моны танымаса, ул Кытайны сугыш чигенә илтеп терәячәк, ди Пекин. Ул Тайвань җитәкчесе Цай Инвэньның Кушма Штатларга сәфәрен чираттагы провокация дип саный. Пекин «Тайвань сепаратистлары»на каршы тәвәккәл чаралар кабул итәргә ниятләвен белдерә. Туган илне тулысынча  бергә кушу бөтен кытай халкының уртак омтылышы дип, Кытай үзенең территориаль бөтенлеген яклаячагын белдерә.

         2022 елның сентябрендә Кытай Тайвань бугазында тотрыклы тынычлык урнаштыру шартларын билгеләде.  Белдерүләренчә, моңа Тайвань утравы Кытай белән кушылганнан соң гына ирешеп булачак.

         Бу көннәрдә Корея Халык Демократик Республикасы да катгый белдерүләр ясады. КХДР властьлары Көньяк Корея белән АКШның уртак хәрби күнекмәләре атом-төш сугышы чигенә җиткерүе мөмкин дип хәвефләнә. Әгәр «коточкыч фаҗига» булуын теләмәсәләр, АКШ белән Көньяк Корея үзләренең хәрби провокацияләрнең нәрсәгә китереп җиткерүе турында исләреннән чыгарырга тиеш түгелләр, ди Пхеньян.

Фото: m.daytimenews.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас