Дөньяда ниләр бар?
6 апрель 2023, 06:27

Брянск өлкәсендә Украина пилотын бәреп төшергәннәр

Аның хакта ниләр билгеле?

SHOT Telegram-каналыSHOT Telegram-каналы
Фото:SHOT Telegram-каналы

Кичә Брянск өлкәсендә  Украинаның  җиңел моторлы Аэропракт А-22 очкычын безнең чик буе сакчылар утлы корал белән бәреп төшергән. Пилот аварияле рәвештә очкычын җиргә утырткан һәм качкан. Урманда ул коралын һәм бронежилетын яшергән булган. Әмма пилотны күп тә үтми тоткарлаганнар.

Кем ул?

Телеграм-каналлар аның хакта бераз мәгълүмат җыйган.  

Украина очучысы – 67 яшьлек Александр Морозов. Чыгышы белән Харьков өлкәсенең Мерефа шәһәреннән. Ул шәхси пилот, 50 яшендә очарга өйрәнгән.

2000 еллар ахырында ул очучылар мәктәбендә укып чыккан һәм үзенә кечкенә самолет сатып алган. Рәхәтләнеп очар өчен соңрак хәтта аэродром төзегән.

Донбасста сугыш башлану белән – 2014 елдан алып – очучы шәхси самолетында яраланган Украина солдатларын яу кырларыннан алып чыккан һәм гражданскийларны эвакуацияләгән.

Морозов аэродромы нигезендә  пилотларның "Гражданский военный патруль" волонтерлык оешмасы эшли, аның пилотлары хәрби хәрәкәтләрдә дә катнаша.

Кулга алгач, Морозовтан сорау алганнар, үз сүзләре буенча, ул Русия территориясенә очып керүен белмәгән һәм аның, имеш,   фотога төшерүдән башка бернинди хәрби максаты булмаган. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас