

Кушма Штатларның халыкара сәүдә буенча федераль комиссиясе АКШ базарына Русиядән уран сатып алуны бүгенге дәрәҗәдә саклап калырга булган. Сатып алуны киметкән яисә туктаткан хәлдә АКШ сәнәгатенә матди зыян килүе мөмкин дип саный экспертлар.
Моңа кадәр Американың бер төркем сенаторлары Русиядән уран сатып алуны туктату тәкъдиме белән чыккан булганнар. Русия углеводородларын импортка тыюга карамастан, Кушма Штатлар уранга карата шундый ук чаралар кертми калган. Ник дигәндә, Америка нефтькә караганда Русия уранына ныграк бәйле.
Фото: topwar.ru