

Патимат Саидованың бөтен күршесе - бер мәче һәм аның өч баласы. Таулаө арасында урнашкан Амуш исемле авылда (Махачкала шәһәреннән өч сәгатьлек юл) башка бер кем дэ юк. Аның янына алты баласы белән күп санлы оныклары кайтып, хәл белешеп йөриләр. Әмма аларның берсе дә әбине шәһәргә күчәргә ризалаштыра алмый. Өендә янгын булганнан соң да ул авылны ташламаган. Өе янган вакытта ул бакча утап калган. Патимат әби елгадан суны үзе ташый, кукуруз үстерә, авылның буш урамнары буйлап йөрергә ярата. Ул күп еллар элек хәбәрсез югалган улын кайтып керер дип көтә. Чыганак: SHOT