

Тикшеренүләргә ярашлы, АКШ һәм Европа эш урыннарының өчтән ике өлешен күпмедер дәрәҗәдә автоматлаштырырга мөмкин. Экспертлар якын киләчәктә хезмәт базарына зур үзгәрешләр фаразлый. Технологик процесс бер яктан эш урыннарының кыскартылуына сәбәпче булса, икенче яктан яңаларын булдыра.
Аналитиклар фараз итүенчә, кайбер һөнәрләр башкаларына караганда күбрәк үзгәреш кичерә. АКШта автоматлаштыру каралган зур бурычларның берсе офис һәм административ вазифаларга туры килә — 46 процент. Аннан соң юридик белгечлекләр (44%), архитектура һәм инжиниринг өлкәсе һөнәрләре (37%) тора.
Европа буенча да мәгълүматлар шуны ук раслый. Гомумән алганда, Европада бөтен эшнең 24 процентын автоматлаштыру мөмкин диләр.
Экспертлар раславынча, автоматлаштыру үсүче илләргә караганда, икътисады алга киткән илләрнең хезмәт базарына көчлерәк йогынты ясый. Бу барыннан бигрәк Гонконг, Израиль, Япония, Швеция һәм АКШ хезмәткәрләренә ныграк яный.
Ясалма акыл кеше башкарган һөнәрләргә никадәр җимергеч йогынты ясар, бу хакта әлегә төгәл тикшеренүләр юк. Чөнки технологияләр илләрнең мөмкинлекләренә, аларны файдалануга кертү вакыты һәм күләменә бәйле.
Фото: xxx-shoping.ru