

Русия иминлек советы секретаре Николай ПАТРУШЕВ Делида ШОС илләренең иминлек советы секретарьләре очрашуында чыгыш ясады.
«НАТО илләре территорияләрендә Украина хәрби хезмәткәрләрен әзерләү эшләре актив бара. Рамштайн дип аталган иллегә якын ил кергән коалиция Киев режимы ягында кораллы конфликтта катнаша. АКШ һәм Көнбатыш дәүләтләренең Украинага туктаусыз хәрби ярдәм күрсәтүләренә карамастан, махсус хәрби операциянең алдан куелган максатлары, һичшиксез, тормышка ашачак. Без Украинаны нацистлардан тазартуга һәм коралсызландыруга ирешәчәкбез, Русия Федерациясенең территориаль бөтенлеген һәм халкыбының иминлеген тәэмин итәчәкбез»,—дип белдерде ул киңәшмәдә.
Фото: rtrs.tv