Дөньяда ниләр бар?
30 март 2023, 15:07

Машина йорт ихатасындагы күлләвектә баткан

Әстагъфирулла!

daytimenews.rudaytimenews.ru
Фото:daytimenews.ru

Новосибирскида машина күп катлы йорт ихатасындагы күлләвектә баткан. Шаһитлар вакыйга кадрларын “ВКонтакте”ның “АСТ-54” төркемендә урнаштырган.

Бу хәл шәһәрнең Киров районындагы Бородин урамында 56 санлы йорт янында теркәлгән. Автомобильне күлләвектән кран ярдәмендә чыгарырга туры килгән. Шулкадәр зур һәм тирән күлләвеккә ммашина ничек барып кергән –  бу хакта әйтелми.

Җирле ngs.ru басмасы корреспонденты  бу йортны хезмәтләндерүче идарәче компаниягә  мөрәҗәгать иткән, әмма анд абу хәлгә аңлатма бирә алмаганнар. 
Бөтенләй югалмаган әле, ә менә безнең Уфада кайсыдыр елны машинаны җир йотты, хәтерлисезме икән? Тәки таба алмадылар бит ул машинаны...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас