

Үткән якшәмбедә Израильдә зур демонстрацияләр башланды. Иерусалимдагы Кнессет каршындагы мәйданга 80 меңнән артык кеше җыелган. Илдә булачак суд реформасы зуркүләмле протест акцияләренә китергән.
Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху, көчле протест акцияләре башлангач, бәхәсле суд реформасын туктату буенча ил халкына мөрәҗәгать итәргә җыенган булган. Әмма идарә итүче партиянең икегә бүленүе аркасында мөрәҗәгать ясый алмый калган.
Израильнең милли иминлек министры һәм «Оцма Йегудит» уңнар партиясе лидеры Итамар Бән-Гвир реформа үзгәртелгән очракта отставкага китү һәм коалициядән чыгу белән янаган. Юстиция министры Ярив Левин исә реформаны дәвам итәргә чакырган, югыйсә, вазифамнан китәм дип янаган.
Израильдәге әлеге сәяси кризис дәүләт тарихында иң зурларының берсеннән санала. Ул Нетаньяхуның илнең юридик системасы реформасын үткәрергә тырышуы сәбәпле килеп чыккан. Закон проектларының бер өлеше Кнессет, ягъни ил парламенты, тарафыннан кабул ителгән, ә икенче өлеше буенча фикер алышулар бара.
Реформа властьның суд тармагы өстеннән Кнессет контролен киңәйтүне күзаллый. Атап әйткәндә, реформадан соң идарә итүче коалициягә Югары судка үзе күрсәткән кандидатураларны билгеләү җиңелрәк булачак. Аннары, Израиль парламентына Югары суд хокук нормаларына туры килми дип гамәлдән чыгарган законнарны күпчелек тавыш белән кабаттан кабул итү мөмкинлеген бирәчәк. Моннан тыш, реформа Югары судны чыгарган законнар һәм административ карарларны кабул итү турында карар чыгару хокукыннан мәхрүм итүне күзаллый.
Нетаньяху һәм аның яклылар реформа зарурлыгын Югары судның хөкүмәт эшләренә артык күп кысылуы белән дәлиллиләр. Тәнкыйтьләүчеләр исә бу системаны гына җимерү, чөнки Израильдә конституция юк, ә төп законнар җыелмасы гына бар диләр. Югары суд исә Кнессетка зур йогынты ясаган һәм министрлар кабинеты властен чикләүче бердәнбер көч булган.
Нетаньяху реформага каршы чыгыш ясаган оборона министры Йоава Галантаны эшеннән азат иткән. Галанта суд реформасы илнең иминлегенә яный дип белдергән. Министрны эштән җибәрү белән илдә протестлар башланган. Тель-Авивта протест белдерүчеләр автомобиль юлларын бикләгәннәр, баррикадалар өйгәннәр, тәгәрмәчләр яндырганнар. Протестлар барышында ил президенты Ицхак Герцог премьер-министрны яһүд халкы бердәмлеге хакына юридик система реформасыннан баш тартырга чакырган. «Милләт тирән борчылуда. Иминлек, икътисад, җәмгыять — барысы да куркыныч астында»,—дип кисәткән ул.
Фото: smotrim.ru